Авылымда Карга боткасы

     Халкыбызнын ин популяр, ин күнелле  бәйрәмнәренен берсе – хичшиксез, карга боткасыдыр. Тубәнге  Әүрез авылында Мәзин күле янында бик матур аланда ,күнелле ,күркәм бәйрәм үтте.

         Кояшлы матур иртәдэ милли киемнэрдә балалар һәм олылар урам буйлап жырлар жырлап авылда яшәүчелэрнен ойләренә такмаклар әйтәәйтә кереп, бәйрәм белән котладылар. Хужалар Карга боткасына дип ярмалар, йомыркалар, май-сөтләр бирделәр. «Карга әйтә: Карр, карр, Туем житте барр, барр,» — дигән такмаклар белэн аларны болынга чакырдылар. Балалар мәйданга килгәч, аларны матур Нурия апа каршы алды. Халыктан жыелган күчтәнәчләр белэн дөге ярмасыннан ботка пешерергә куйдык.

        Ботка пешкәнче авыл хакимияте башлыгы Фәйрушин Р.Р. халыкны изге бәйрәм белән котлады, ә аннары чакырылган кунакларыбыз Хәйбрахманов Ф.Г.,  Ахунов Т.Н., Гәрәев У.С.,  Әхибзянов З.Ш., һ.б. тәбрикләү өчен сүз бирелде. Котлаулардан соң бәйрәмнең төп өлеше авылыбызның «Фәһимә» мәчетенең имам хатыйбы Хәниф хәзрәт бөтен халык белән бергә янгыр чакырып вәгазь укыды. Соныннан мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкны, килгән кунакларны, балаларны уйнатып, жырлатып , биетеп кунел ачты.  

       Халыкка Хамидуллина Ларисанын, Мирхайдаров Әнифнең, Гатиятуллин Фәритнен., Басырова Санияның жырлары, художество житәкчесе Яхина Гөлназнын биюе бик хуш килде. Бәйрәмгә куршеләр- Мечниково мәдәният йортыннан Мухаметова Надежда бәйрәм белэн котлап, концерт номерлары белэн килде. Халык очен бик күнелле концерт оештырылды.Укытучылар балалар очен спорт уеннары, милли уеннар(чүлмэк вату, су ташу, аркан тарту….) ярышлар оештырды. Күп итеп итләр, майлар салгач, казан астына утынны гел өсти торгач, боткабызны Рита һәм Лилия апаларыбыз пешереп тә алды. Гөрлэп самовар кайнап чыкты, шифалы улән чәйләре дә әзер булды. Кунакка төшкән әби-бабайлар белэн тугәрәкләшеп утырып, матур теләкләр теләп, рәхмәтләр әйтеп Карга боткасы ашады.

          Бәйрәмне уткәрергә ярдәм иткән авыл хакимияте башлыгы Фәйрушин Р.Р.  «Агрокооп» жәмгыятенең житәкчесе Мухаметзянов Ильдар Арон улына, бәйрәмнең оста, уңган хужабикәсе Бурундукова Нурия апабызга, мәдәният эшмәкәрләренә, укытучыларга, укучыларга, Гильманова Асия апабызга, Камалова Каимә апабызга, ботканы тәмле итеп пешерүчеләр: Лилия һәм Рита апаларыбызга, гармунчыларыбыз: Тулунгузин Раил абыебызга, Хайруллин Шакир абыебызга,  бәйрәмгә ашкынып килгән авыл халкына зур рәхмәтләрен белдерде.Барлык халыкка гаилә бәхете, балалар куанычы, ныклы сәламәтлек теләде.
Гореф-гадәтләребезне, бәйрәм-йолаларыбызны онытмыйк!!! Алар балаларыбызда кешелекнең ин күркәм сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.